Әхмәт ага Рафиков шигырьләренең асылы нәрсәдә? Зур тормышның ачы һәм татлы тәҗрибәсе, туган телебезнең сүз байлыгы.
Әхмәт Рафиков күп кырлы шагыйрь, аның шигриятендә тетрәндергеч трагедияле дә, елмайдырырлык кызык шигырьләр дә байтак.
Ләкин Әхмәт ага шигырьләренең укучыга иң нык тәэсир итә торганнары — сугыш шигърияте. Монда автор сугыш турында ишетеп белгән яки хәтта күреп белгән түгел, ә хәрби хәрәкәттә үзе катнашкан, кан түккән, күп тапкыр тормышы кыл өстендә калган, ләкин үлемне җиңеп чыгарга көч таба алган кеше.
Әхмәт Рафиков иҗатында ат образы бик җылы hисләр белeн тәсвирлана. Ат Әхмәт ага өчен якын дус та, союздаш та, көрәштәш тә.
Әхмәт Рафиковның аерым шигырьләрдән тупланган җыентыгы зур бер поэма. Гаять зур, бер гасырны үз эченә алган тормыш турында.
Әхмәт Рафиков табигать биргән талантлы, туган якның, табигатьнең матурлыгын зирәк тоючы. Үз халкын, тарихын яратучы буларак, уйларында, шигырьләрендә шул хисләрне бөтен тирәнлеге белән чагылдыра алган.