–Обращайтесь! – диде.
Аның бу карашында: “Молодец, шулай кирәк!” – дип, яратып караганын сиздем шикелле. Мин майорга таба борылып, анарга үзебезнең килүебез турында рапорт бирдем. Ул атларны кая куюыбыз турында сорады. Мин куаклар эчендә рядовой Утяшев белән калуын әйттем. Майор миңа КП да булырга кушып китәргә рөхсәт итте. Шул вакыт Әхтәм Мөсәлимович:
–Сержант, дошман даими атып тора. Атларны трашейга куегыз, үзегез дә шунда булыгыз!– дигәч, мин кабатлап честь бирдем дә, китәргә рөхсәт сорадым. Ул янә мыек астыннан гына елмая төшеп:
–Идите! – дигәч, аның карашында ниндидер үз итеп карау булуын сизеп, блиндаждан шатланып, канатланып чыктым.
Безгә биредә берәүдә атлар өчен окоп казып куймаган иде. Наратлар арасында бер снаряд төшкән урынны сайладык та, Утяшев белән кыска саплы көрәкләребезне алдып ике ат төшерлек баз казый башладык. Ике-өч метр зурлыкта, метр ярым тирәнлектә баз казуның никадәр авыр хезмәт булуын биредә язып тормыйм. Кәҗә майларыбыз чыгып, әзер чокырга атларны төшереп ял итәргә утырганчы, таң ата язды. Шул арада дошман артелериясе КП тирәсен берничә мәртәбә тупка тотты. Бәхеткә каршы безгә зыяны тимәде. Арысак та, шунысына шатландык.
…Иртә белән безне артелерия кононадасы тавышы уятты. Безнең артелерия дошманның позицияләрен эшкәртә иде.
Мин КП блиндажы янына йөгердем. Блиндаж янындагы тирән траншейләрдә телефонистлар, разведчиклар, комендант взводы сугышчылары, радистлар, өлкән командирның атьютантлары – барысы да дошман оборонасы ягын күзәтәләр. Кононада тавышы белән бени дә ишетелми. Девизия командиры Әхтәм Мөсәлимович белән артелерия командующие полковник Агафонцев трашей читендә бруствер өстендә күзләренә бинокольләр куеп дошман ягын эшкәртүнең барышын күзәтәләр.
Безнең артелерия уты, кинәт башланган “катюша” залпыннан соң, кинәт туктап та калды. Безнең полклар атакага күтәрелделәр. Биш-алты километр алдагы тигез үзәндә ниләр барганын гади күз белән дә чамалап була иде. Шуны да искәртеп китим әле: бу көнне безнең полклар Карачев шәһәреннән төньяк көнбатыштарак һөҗем итеп, Карачев-Брянский тимер һәм шоссе юлларын кисеп, немецләрнең шәһәрдән чигенү юлын өзү өчен сугыш алып бара иделәр.
…Безнең полклар атакага күтәрелделәр дип туктаган идем бит әле. Уңышлы гына башланган атакадан соң беренче траншейны үтеп ерак та китә алмадылар, немецләр бик көчле ут ачып, безнең батальонны җиргә ятарга мәҗбүр иттеләр. Әхтәм Мөсәлимович бинокльдән карап, күзәтеп торган җиреннән кинәт артелерия командирына карап:
–Твоя артелерия плохо поработала, прикажи своим, чтобы задавили огневые точки немцев! – дип боерык бирде. Мин бу вакытта бруствер өстендә идем. Артелерия командиры шунда ук йөгерә-йөгерә блиндажга телефонга төшеп китте.
Аяз кояшлы көн иде. Шул вакыт, күп тә үтмәде, кайсыдыр:
–Возду-ух! – дип кычкырып җибәрде. Югары карасам, түбәдә, сыек ак болытлар астында, немец самолеты әйләнә.
–Всем в укрытие! – дигән тавышка траншей өстендә һәм читтә торган кече командирлар, сугышчылар, барысы да траншейга сикерделәр. Мин ни өчендер: “Полковник ни эшләр икән?” – дигән шикелле, Әхтәм Мөсәлимовичка карадым. Бөтенесе дә траншейга чумып беттеләр, ә ул югары караган да, урыныннан кузгалырга уенда да юк шикелле. “Иптәш полковник, сикерегез!” – дияргә телим, әйтә алмыйм. Түбәдә сызгырып, чыйнап төшкән бомба тавышы якыная бара…
Кайсыдыр: “Ложись!” – дип кычкыргач кына мин уң якка, шул ук секундта полковник икенче якка траншейга сикердек. Шул минутта бомба нур беркеп, траншейдан биш-алты метрлар читкә төшеп шартлады. Безнең өскә, шартлау дулкыны белән күтәрелгән туфырак коелып беткәч, берәм-берәм, “Тагын төшмиме?” – дип шикләнә-шикләнә траншейдан чыга башладык. Өстемдәге туфыракларны коеп мин дә күтәрелдем. Үзем күтәреләм, үзем комдив ягына карыйм. Менә ул да траншейдан күренде дә безгә карады.
–Ну, как, никого не задело? Все живы?
–Нет, товарищь полковник…– диештек. Шуннан ул блиндажга төшеп китте. Шул вакыт мин аның күберәк аксаганын күрдем. Ашыгып траншейга сикергәндә, болай да яралы аягын авырттырырга бик мөмкин иде. Бераздан мине блиндажга чакырдылар. Пакет белән дивизия штабына кайтып китәргә боерык булды. Сәгать өчләр тирәсендә, мин әйләнеп килгәндә, безнең алгы батальоннар Карачев-Брянск тимер юлын кисеп чыккан иделәр.
Дивизия командиры полковник Әхтәм Мөсәлимович бруствер өстендә бинокльдән карап торган җиреннән элемтә ротасы командиры капитан Соколенконы чакырырга кушты. Шул вакытта блиндаждан Портнов чыыгып:
–Иптәш полковник, сезне телефонга сорыйлар, немец шәһәрдән кача икән, – диде. Полковник шунда ук блиндажга төшеп китте.
Бераздан барысына да алга күчәргә хәзерләнергә боерык булды. Әхтәм Мөсәлимовичның кәефе яхшы иде. Ул арлы-бирле йөгеренгәләп алды да, бинокелен алып шәһәр ягына карады. Шәһәр өстен кара төтен чорнап алган, шәһәр яна иде. Командирның йөзе бу минутта шатлыклы да, борчылулы да иде шикелле. Төтен, ут ялкыны чолгап алган шәһәр өстенә карап торгач ул янә ашык-пошык җыенучы сугышчылар ягына карады. Атъютантын чакырып машина турында сорашты, элемтә начальнигына карта алып кайда күчәргә, кайда элемтә бирергә икәнен күрсәткәннән соң, машина әзерме икәнен сорады. Аннан блиндаждан радист Хомяковны чакырырга кушты. Хомяков рациясен күтәреп чыкканнан соң шунда торганнарга:
–Киттек Карачевка! – дип үзе машинага атлады.
Аның артыннан адъютанты, радист Хомяков, разведка начальнигы Юмашев, артелерия командиры полковник Агафонцев, берничә комендант взводы сугышчылары икенче машинага утырдылар.
Мин майор Громовтан боерык алып, дивизия штабына кушылырга юлга чыктым.
…Дивизия командирым, якташым, милләттәшем полковник Әхтәм Мөсәлим улы Бахтизинның Карачевка кергәндә машина белән минага эләгеп һәләк булуын мин икенче көнне иртә белән генә ишеттем. Дивизия штабына керсәм, капитан Акимов:
–Дивизия командиры кичә Карачевка кергәндә һәләк булган, – диде.
Капитанны чакырып алдылар. Мин, әле генә ишеткән кайгылы хәбәргә ышанасы килмичә аптырап калдым.... Әле күптән түгел генә безгә дивизия командиры булып килүе миңа шатлык һәм рухи көч биргән, һәр вакыт үз итеп, җылы карашы белән мине шатландырган олы командирның булмавы белән һич килешәсе килми иде. Ләкин рәхимсез үлем машинасы – сугыш беркем белән дә санашып тормый шул.
“Нишләп машинага утырды соң ул?, – дип уйлап алдым мин, – моңа кадәр ат өстендә йөри иде бит. Атка атланган булса, бәлки, бу хәл булмаган булыр иде.
Уйларымны бүлдереп, 1086нче полкны эзләп юлга чыгарга куштылар. (Полк штабы белән элемтә юк иде.) Әле генә ишеткән кайгылы хәбәрне баштан чыгара алмыйча, юл буе уйланып бардым. Әхтәм Мөсәлимович безгә дивизия командиры булып килгәч мин аеруча шатланган идем. Ике ел фронтта булып та дивизия штабында бер татар кешесе булмавы минем өчен күңелсез иде.. Ул килгәнне ишеткәч минем милләттәшләремнән дә шундый зур командир булуына, шундый кешеләр үстерә алган халкыма горурланып карадым.
Уйлап бара торгач, әле кичә генә КП да булган хәлләр күз алдына килде. Бахтизинның киң күкерәгендә ике сугышчан Кызыл Байрак Ордены балкыган төз гәүдәсе күз алдына килеп басты. Аның: “Киттек Карачевка!” – дип, тиз-тиз атлап машинага утырган минутлары күз алдыннан китмәде....
Күз алдында тора батыр гәүдәң,
Карачевка киттек! – дигәнең.
Кем уйлаган,
Бу соңгы әмерең,
Синең соңгы юлың икәнен…
Аңлаешлы булсын өчен шунысын да әйтим әле: теге вакытта Әхтәм Мөсәлимович бомбаның кая төшәсен карап торган икән. Ашыгып качкан сугышчылар бомба шартлаган урынга ике тапкыр якынырак булып чыктылар. Күбесе саңгырауланган иде.
Вера
Ашыгыч рәвештә армия штабыннан кайтып киләбез. Брянскийдан ун километрлар киткән идек, көньяктан төньякка таба сузылган, тау башына урнашкан авылга җиттек. Кара таңнан бирле куып ерак юл үткән атларга бераз ял биреп, ашатып алырга булдык та, уңга борылып, беренче кырый йорт каршына туктадык.
–Эй, өйдә кеше бармы?
Ябык кына бер кыз тәрәзәдән карады да, күздән югалды. Ул шунда ук ишектән атылып чыкты да ашыгып баскычтан төште. Йөгереп килгән уңайга җил капканы ача башлады. Аның йөзе шат, әйтерсең лә сугыштан әтисе кайтып төшкән дә шуны каршы ала.
–Әйдәгез, керегез, абыйлар!
–Без озакка түгел, кызым, атларны ашатабыз да, яңадан юлга…
Атларны әйдәтеп йортка үттек. Кыз тиз генә капканы ябып куйды да, йөгерә-йөгерә лапаска үтте. Без старшина белән атларнын иярләрен салган арада, бер кочак печән күтәреп чыгып лапас буена китереп тә салды.
–Шул җитәрме, абыйлар?
–Җиткән, кызым, җиткән, – диде старшина атын печәнгә җибәреп, – әле моны да ашатып бетерергә туры килмәс.
–Әйдәгез, абыйлар, өйгә керегез! – диде кыз. Ябык булса да бик җитез генә ул баскыч өстенә менеп басты.
–Әйдәгез инде, керегез! – дип кабатлады кыз, безнең ашыкмаганны күреп.
Без, шактый искергән баскыч такталарына саклык белән генә басып күтәрелдек тә, кыз артыннан ишек алды аша өйгә үттек.
Ишекнең сул ягында шыр ялангач агач кроват, аның өстендә чорнап куйган иске салам матрас. Чөйдә иске сырган жакет һәм кофта эленеп тора. Стена буйлап һәм мич башына менә торган җирдә киң тактадан ясаган скәмия. Көнгә каршы сул як почмакта икона. Аның каршында, агач кроват янында иске өстәл. Өй эче чиста итеп җыйган, юган, җылыткан.
Без ишек янындагы кроватка биштәрләрне куйдык та карабин һәм кылычларны салып чөйгә элдек.
–Ялгыз гына торасыңмы әллә, кызым?
–Юк, әни белән икәү торабыз, – диде кыз елмаеп, ул өйдә юк әле.
–Әниең кайда соң? – дидем мин, кызның нидер әйтеп бетермәгәнен сизеп.
–Әни әйберләр алырга киткән иде, тиздән кайтып җитәр инде. Кайбер әйберләребезне немецләрдән яшергән идек. Сыерыбызны да яшереп кала алдык.
Кызның йөзендә шатлыклы елмаю барлыкка килде.
–Ни өчен яшердегез?
–Безнекеләр якынлаша башлау белән немецләр башта авылдагы эшкә яраклы кешеләрне үзләре белән алып китәргә мәҗбүри җыйдылар. Шунда ук эре терлекләрне дә җыя башладылар. Кача алганнары качып калдылар. Без өчәү сыерларны да алып урманга киткән идек. Әни әйберләрне яшереп әрәмәлектә качып торган. Юкисә аны да, мине дә алып киткән булырлар иде.
–Урманда кунарга ничек курыкмадыгыз?
–Без өчәү идек бит, ике апа да, мин. Немецлар төнлә урманга барудан куркалар. Партизаннарны очыратудан. Ә без курыкмыйбыз бит партзаннардан, алар үзебезнең кешеләр. Мин үзем дә алар янына ике-өч көнгә бер бара идем.
–Ничек, элемтәче идеңме әллә?
–Шулай буладыр инде, – диде кыз, сөйлимме икән дигән төсле тартынып, – алар кушканны эшләдем.
–Алай булса, кызым, син партизанка булгансың инде?! – диде старшина, кызга сокланып карап. – Молодец! Нәрсәләр эшләдең соң? Элемтәче партизанка булгач төрлесен күргәнсең инде?
–Булды инде, абый. Безнең өй юл буенда, кырыйда гына. Юлны күзәтә идем. Ике-өч көнгә бер авыл хәлләрен, юлда күргәннәрне җиткерәм, сөт, бәрәңге алып баргалый идем. Урман аланында, билгеләнгән җирдә каршы алалар иде. Немецка юлыккан чагыбыз да булды…
–Ничек ычкындың соң?
–Ычкындым дип, мин ычкынмадым, немецның үзен тотып партизаннарга илтеп тапшырдым…
–Ничек шулай булды, коралың бар идеме? – диде старшина, кызга якынырак килеп, я, сөйләп бетер инде!
–Сөйләргә дә әллә ничек инде, – диде Вера, күз карашын аяк бармакларына төбәп. Аның сөйләргә авырсынганы күренеп тора иде.
–Нәрсәсе әллә ничек? Ничек булды, шулай сөйлә.
–Ул көнне без икәү идек. Гөмбә җыярга барабыз дип, бер хатын белән икәү бардык. Гөмбә җыйган арада мин билгеләнгән урынга барып, язуымны нарат төбенә яшереп килдем дә, гөмбә җыя-җыя урман читенә таба кузгалдык. Гөмбә белән мавыгып, теге апа янына немец килеп чыкканын сизми дә калган. Бервакыт: “Ой!” – дип кычкырып җибәрде дә, тынып өнсез калды. Мин Зинага әһәмият бирмичә гөмбә җыям. Бераздан Зина: “Вера!” – дип кычкырып җибәрде дә тынсыз калды. Зинаның тавышы ниндидер куркынган тавыш иде. Шул якка таба киттем. Агачлар арасыннан күрәм, бер немец Зинаны чирәмгә еккан да, көчләргә теләп маташа. Автоматы Зинаның корзина өстендә. Йөгереп бардым да автоматын алып: “Хальт!” – дип кычкырып җибәрдем.
–Курыкмадыңмы?
–Курыксам нишлим, фашисттан Зинаны күрәләтә мәсхәрләтимме? – диде кыз, түбән карап.
–Анысы шулай, дөрес эшләгәнсең, – диде старшина, кызны баштан аяк күздән кичереп, – аннары ни эшләттегез соң, ул фашистны аттыгызмы?
–Юк, абый, атарга ярамый иде. Аткан тавышка башка немецләр килеп чыкса? Аннан мин әле бер дә атканым юк иде. Авызын томалап бәйләдек тә, урман эченә алып киттек. Аннары партизаннарга тапшырдык.
–Батыр кыз икәнсең бит син! – дидем мин, шул унҗиде яшлек ябык кызга сокланып карап, – кораллы фашистны күреп каушап калмагансың. Партизаннарга тел тотып биргәнсең.
Кыз безнең мактау сүзләребезгә әллә ни ихтибар итмәде шикелле. Ул әле һаман фашистлар окупациясе елларында кичергән авыр көннәрен хәтереннән кичереп, башын түбән иеберәк басып тора иде.
Фашистлар авылыгыздан күп кешене куып алып киттеме соң?
Старшинаның бу соравы кызны яңадан элекке хәленә кайтарды.
–Юк, күп түгел, – диде ул башын күтәрә төшеп, – бик күбесе качып кала алдылар. Терлекләрне генә бик күп харәп иттеләр, явызлар.
Кызның күзләрендә нәфрәт очкыннары ялтырап китте.
–Алып китә алмаган терлекләрне, чигенгәндә, авыл буенча йортларга кереп, кырга, урманга куганнарны анда барып, атып йөрделәр. Әле, ярый, авылыбызны яндырмадылар. Әллә сез куганга өлгерә алмадылар? Бездән узгач, авылларны да яндырып киттеләр. Узган төнне, әнә, бу якта, – кыз көнбатыш якка кулын сузып, – өч авыл өстендә төне буе кара төтен күтәрелеп, бөтен күк йөзе алланып торды.
Кыз сөйләвеннән туктап, үзләренең лапаслары ягына күз төшереп алды да, көрсенеп куйганнан соң, дәвам итте:
–Килгән көнне үк автоматтан атып, ай да вай килеп, йорт саен “млеко”, “яйка” сорап өнебезне алдылар. Тавык, каз куып йөрделәр. Тавыкларыбыз да, казларыбыз да бар иде. Берсе дә калмады.
Кыз сөйләгәнне тыңлап утыра торгач, сәгатькә якын вакыт үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Старшина сәгатенә карап алды да:
–Әхмәт, тамак ялгап алыйк та, атларга солы бирербез, – дип биштәренә сузылган иде, кыз:
–Ой, абыйлар, гафу итегез, зарлана торгач, онытып та җибәргәнмен! – дип почмак якка кереп китте.
–Без биштәрләрдән кипкән икмәк, консерва банкалары алган арада ул кувшин белән сөт алып чыгып өстәлгә куйды, яңадан кереп таш савытлар һәм агач кашыклар алып килде.
–Юынасызмы, абыйлар? – дип, безне почмакка алып кереп, үзе су салып торып, юындырды. Без өстәл янына утыргач, почмактан чуен күтәреп чыгып, өстендәге табасын алган иде, өйгә сөттә кызарып пешкән тәмле бәрәңге исе таралды.
–О-о-о! Болай булгач чыннап торып сыйланабыз икән, – диде старшина кулларын уып, – мондый тәмле ризыкны сугыш башланганнан бирле ашаган юк, сагындырган…
–Абыйлар, үзегез салып алып ашагыз, – диде кыз, безнең алга таш савытлар куеп.
–Әйдә, үзең дә утыр, сеңелем!
–Сез ашагыз, мин әнине көтәм әле. Ул кайткач ашарбыз. Сез юл кешеләре, туйганчы ашагыз!
–Утыр инде, Вера, хуҗа карап кына торгач әллә ничек була, – дидем мин аның ябык, ләкин нурлы йөзенә карап.
–Утыр, кызым, менә колбасный консерва белән сыйлан, солдат ашы тансык булыр. Старшина колбаса кисеп Вера алдына куйды. Мин солдат икмәге, коры сохарилар куйдым. Кыз почмакка кереп китте дә, үзенә дә кашык алып чыгып өстәл янына утырды. Таба әләндереп куеп үзенә бәрәңге сала башлады. Күрәсең аның башка савыты юк иде.
–Немецләр вакытында без өстәл янына утыру түгел, күренергә дә курка идек. Тәмам өнне алып бетерделәр, явызлар.
Без салып алган бәрәңгеләрне ашый башладык.
–Тозы әзерәк икән, диде старшина Дерявин, биштәреннән тоз алып.
–Тозыбыз юк шул, абый, – диде кыз, гаепле сыман.
–Бәрәңге тәмле, мин үзем шулай, тозлабырак ашыйм, шуның өчен үзем белән тоз йөретәм. Мә, кызым, алып куй, аз булсада ярап куяр.
–Рәхмәт инде, абый.
Без, бераз тоз сибеп, сохариларны сөтле шулпада изерәтеп, салып алган бәрәңгеләрне бик тиз ашап бетердек.
–Бик тәмле булды бу тансык аш, – диде старшина, кашыгын читкә куеп.
–Абый, тагын салып ал!
–Юк, сеңелем, анысы әниеңә калсын. Ачыгып кайтыр да, нәрсә ашар? – дидем мин, – монда безгә ашарга әйбер бар әле.
–Менә, сөт салып алыгыз алайса!
–Сөт дисәң, анысына риза, кызым, сөтне ике ел күргән юк инде.
Дерявин савытына сөт салып алды да минем алга куйды.
–Мә, Әхмәт, сал үзең. Ашыйк әле бер, тансык ашларны.
–Сөт белән ашарга ипиебез генә юк, – диде Вера уңайсызланып, – гаепләмәгез инде.
–Нишләп гаеплик, без үз кешеләр бит. Сугыш вакыты. Барын да аңлыйбыз. Бу ашаткан сыйларың өчен дә бик зур рәхмәт инде, кызым. Безнең тамаклар тук, шулай да бу ашлар тыныч вакытларны, авылны искә төшерделәр. Сагынылган.
–Менә, кызым, бу колбаса консервасын алып куй. Әниең кайткач солдат ашы белән сыйларсың.
–Сез үзегеә дә юл кешеләре, үзегезгә калсын, – диде Вера, консерва банкасын Дерявин алдына куеп.
–Ал, кызым, без бит синең сыеңнан баш тартмадык. Безнең запасыбыз кайтып җиткәнче җитәрлек.
–Ал, сеңелем. Ничә класс бетердең? Туганнарың бармы?
–Немецләр килгәндә җидене бетергән идем. Алар килгәч белгәнемне дә онытып бетердем инде абый, – диде кыз,– аннары күңелсезләнеп китеп, – әтием дә сугышта, исәндерме-юкмы, белмибез, ә абыемны немецләр эшкә кудылар. Аннан качкан дип сөйләделәр, староста өйгә килеп тә сорашып йөрде. Кайда икәнен дә, исәнме икәнен дә белмибез.
–Бәлки партизаннарга кушылгандыр?
–Белмибез шул, әни белән үзебез дә шулай уйлыйбыз. Үзебезнекеләр килгәннән бирле юлдан күз алган юк инде. Сез килгәндәй кайтып керсә нинди кызык булыр иде.Сезнең белән түгелдер шул әти, югыйсә кереп чыкмыйча узып китмәс иде. Бәлки күптән дөнъяда ук юктыр, – диде кыз тагын да боебырак.
–Алай өметсезләнмә әле, Вера. Бәлки сез окупациядә булганга гына хәбәрләшә алмый торгандыр. Сабыр итегез!
–Шулай булса нинди шатлык булыр иде.
Вераның күзләрендә шатлык очкыннары ялтырап китте.
Безгә атларны эчереп арпа бирергә кирәк иде. Йортка, атлар янына чыктык. Вера да бездән калмады. Ишек алдыннан алып бер чиләк су бирде дә, чиләк бушап калу белән, яңадан коега йөгерде.
Атларга берәр котелок арпа бирдек тә, шактый искергән баскыч өстенә барып утырдык.
–Йорт тузган, – диде старшина, тәмәкә янчыгын чыгарып, – күптән ир-ат кулы тимәгән.
Мин дә йортка күз салдым. Каралты башлары, өй төбәсенең саламнары череп, уелып төшкән чокырда алабуталар үсеп утыра. Җил капканың һәм йорт тирәсендәге киртәләр таралырга торалар.
–Абыйлар, атларга тагын су алып килдем, эчеримме? – дип капкадан Вера килеп керде.
–Ашап бетерсеннәр инде, кызым, аннары эчерербез дә юлга чыгарбыз.
–Китәсездә мени инде? Ял итеп кунарга иде. Кояш баерга да күп калмады…
–Юк, Верочка, без хәрби кешеләр. Болай да иптәшләрдән бик күп артка калдык. Берәр авылга кереп кунарбыз да, иртәгә төшкә таба бәлки үзебезнекеләрне куып җитәрбез.
Старшина кызга туры карап торды да, сүзен дәвам итте:
–Минем дә кызым алтынчыда укыйдыр, малаем дүртенчедә…
–Анда немецләр булмадымени, абый?
–Юк, барып җитә алмадылар.
–Менә нинди бәхетлеләр, – диде кыз шатланып, немецләр булмаган җирдә кешеләр бәхетлеләр. Менә сез дә исәннәр.
Без өйгә кереп, карабин, кылыч һәм сумкаларны тактык та, биштәрләрне алып атлар янына чыктык. Мин атны иярләгәндә Вера минем Милканың башыннан сыйпап, ялларын тараштыргалап алды.
–Минем әти дә шулай сезнең кебек атка атланып кайтып керсә, нинди шатлык булыр иде, – дип сөйләнде. Мин ничек тә кызны юатырлык сүзләр эзләдем.
–Исәнлеген телә, сеңелем, исән булса бер кайтыр, – дип ияргә менеп атландым.
–Я, Верочка, бик зур рәхмәт. Шатлыклы очырашулар телибез сиңа!
–Рәхмәт инде, абый, яхшы сүзегезгә. Сез кергәч уңай булып киткән иде дә, инде китәсез дә… Ичмаса әни дә кайтып өлгермәде.
Ул йөгереп барып капканы ачты да, безгә карап тора башлады. Аның карашы моңлы, хәсрәтле иде. Ул карашларда сугышка киткәннән бирле хәбәре булмаган әтисе, немецлар куып киткән абыйсы язмышы турында тирән борчылу чагыла иде.
–Исән бул, Вера, зур рәхмәт сиңа!
–Хәерле юл, абыйлар, җиңеп кайтыгыз!
Бераз киткәч мин борылып карадым. Вераның моңсу, ябык йөзендә елмаю чагыла иде.
… Вераның сөйләгәннәре дөрес булып чыкты. Җиде-сигез километрлар киткәч, караңгы төшкәндә үр төшеп, “бәлки шунда кунарбыз” дип бер авылга килеп кергән идек, авыл яндырылган булып чыкты. Сул якта ничектер янмыйча калган өй каршында атып үтерелгән тана ята. Арырак узган идек, янган өйләрнең капка төпләрендә атып үтерелгән сыерлар… Өйләр, каралтылар, барысы да яндырылган. Янып бетмәгән баганалар, бакча киртәләре генә тырпаеп торалар.
–Ерткычлар, кабәхәт яннар, авылны кич яндырганнар, ә малларны атып йөргәннәр… –дип сүгенәм мин.
–Кешелекләрен югалткан ерткычлар алар, – ди старшина ачуланып, – кара инде, бу хайваннарның алар каршында ни гаебе бар!?
Без урамны аркылы чыгып, елгага төшә башладык. Җил уңае булмаганга гына безгә тоелмаган икән. Елганы чыгып икенче яктагы урамга җитә башлаган идек, төньяктан искән җил белән түзеп булмаслык авыр ис борынга килеп бәрелде. Гади янган ис кенә түгел, терлекләр, кош-кортлар янган авыр ис, хич түзәрлек түгел, сулыш алып булмый торган, тончыктыра торган ис.
–Монда тукталмабыз, иптәш старшина, – дим мин, борынымны уч белән каплап, – түзәрлек түгел.
–Әйдә, барыйк әле, атлар ашаган, алдагы авылда кунарбыз.
Старшина атын йөгертеп китте. Мин дә аннан калышмадым. Кырга чыктык. Уң якта уҗым җире. Бераз барган идек, уҗым өстендә зур-зур сыерлар аунап яталар.
–Кара инде, кабәхәтләр, кырга чыгып атып йөргәннәр, – ди старшина, нәфрәтен яшерә алмыйча.
–Акылга сыя торган эш түгел бу явызлык. Боларны онытырга мөмкинме соң…
Алдагы авылда да безне шундый ук хәл көтеп тора иде. Түбәндә, су буенда иске мунча. Аның янында берничә хатын-кыз сөйләшеп торалар.
–Бу йортлары яндырылган кешеләр инде, мескеннәрем, кайда кыш чыгарлар инде алар? – дим мин борчылып.
–Ис китәрлек, коточкыч хәлләр инде монда. Юк, моны онытырга ярамый.
–Бу явызлыклары өчен ничек җавап бирергә уйлыйлар икән? Каһәр суккан токым!
–Юк, Әхмәт, алар аны уйлаудан узганнар, күрәсең. Ул турыда уйларлык булсалар, алар болай эшләмәсләр иде.
–Әйе шул, кешелек сыйфатын югалтып, тәмам ерткычланып беткәннәр, – дим мин…
Азат ителгәннәр арасында
1943-елның сентябрендә бер көнне безгә, старшина Дружинин белән полк штабына барып килергә ашыгыч боерык булды. Кич булырга берничә сәгатъ бар иде әле.
–Әйдә киттек, Рафиков!
Старшина атын йөгертеп алдан китеп барды. Мин берничә метр арттан кузгалдым. Ике-өч километрлар китү белән вак куаклык башланды. Юлның ике ягында да чирәм. Төркем-төркем торган куаклык араларында да чирәмле тигезлекләр җәелеп ята.
Кинәт, йөгереп барган җирдән, Дружининның алашасы туктап, башын күтәреп пышкырырга тотынды, артка чигенде. Мин атымны йөгертеп килеп алга карасам, юлдан уңда, өч-дүрт метр гына читтә урта яшләрдәге бер хатын ята. Аның авызыннан кан агып чыккан. Унбиш-егерме метрлар читтә, куаклар буенда, ун-унике яшләрдәге кыз бала ята.
–Боларны нишләп биредә аттылар икән? – дидем мин, ни диеп тә уйларга белмичә.
–Автоматтан сиптергәннәр, явызлар. Немецләр эше бу.
Без күп тә бармадык, сул якта куаклар сирәкләнеп калды. Уңда болынлык башланды. Ике йөз метрлар алда, печәнлек читендә, болынны икегә бүлеп кечкенә елга ага. Шул елга аша салынган күпергә таба килүче очсыз-кырыйсыз кешеләр агымы күренде. Менә аларның алдан килгәннәре күпергә килеп җиттеләр дә күперне тутырып бу якка чыга башладылар. Күпердән чыккан халык бу якка болынга тарала бара. Үз ара кычкырышалар, әйтерсең лә атлар узышы карарга килүче сабан туе кешеләре. Аларның һәр берсенең аркасында капчыклар, кулларында төеннәр. Кайберләре кечкенә кул арбасы “уфалла” тартып киләләр. Кәҗә-сыер тотып килүчеләр дә бар. Арттарак бала тотып килүчеләр дә әлләникадәр. Җиде – сигез яшьлек балаларның кулларында да төеннәр.
Без ерактан карап бу халыкның кайдан килүен, кемнәр булуын белмәсәк тә, якыная төшкәч Германиягә куылып барудан котылып, кире кайтып килүче кешеләр икәнен аңладык.
Безнең аралар якынайган саен аларның тавышлары ачыгырак ишетелә башлады. Ике ара йөз илле метрлар калган идеме икән, халык төркеме безгә таба йөгерә башладылар. Алдан малайлар, кызлар, яшерәк хатыннар. Аларның йөзләре шат, үзләре тыннары бетеп кычкыралар:
–Безнекеләр, туганкайларым, безнекеләр! – дип кычкыралар.
Балалар куллары белән изәп, безгә төртеп-төртеп күрсәтәләр:
–Әни! Әни! Әнә, безнекеләр!
–Наталья! Маша! Әнә, безнекеләр! Әйдәгез, тизерәк!
–Ой, туганкайларым, атларына кара! Атлары нинди!
Бер минут эчендә без халык боҗырасы эчендә калдык. Алдан килгәннәре бер мизгел аптырап калгандай карап тордылар да, тыннары кысылган килеш, берсен-берсе бүлә-бүлә сөйләргә керештеләр. Аннары якын ук килеп аяктан кочаклап алдылар.
–Абый, рәхмәт! Безне Германия куып китүдән коткардыгыз!
–Аз гына кичексәгез бу көнне күрә алмый идек…
–Станциягә алып барып вагоннарга төяргә ашыктылар, – диеп, яшенә төелеп җылый башлады урта яшләрдәге апа, – безне коткарган өчен алла сезгә исәнлек бирсен!
Ул арада безнең тирәдә халык сабан туе кебек булды. Без икебез ике җирдә халык диңгезе эчендә калдык. Аларның тирләгән һәм арыган йөзләрендә чиктән тыш зур шатлык иде. Ике яктан да якын ук килеп баскан хатыннар, кызлар ияр каешларын, аяктагы солдат ботинкасын, ияр сумкаларын, кылыч һәм карабинны тотып-тотып карыйлар. Атның йөгәнен, ялын, муенын, башын сыйпыйлар. Әйтерсеңлә алыннарында торган Кызыл Армия сугышчысын үз күзләре белән күрүгә ышанмыйлар.
Әле бер генә сәгать элек атларга атланган фашистлар аларны терлек куган кебек, ашыктырып: “Шнель! Шнель!” – дип кычкырып станциягә куганнар. Соңгы минутка кадәр ашыктырып, хәттә үз йомышлары белән читкә керергә дә рөхсәт итмичә куганнар. Арып егылучыларны шунда ук атып калдырганнар. Юлдан өч-дүрт метр читкә чыкканнарга да кисәтүсез ут ачканнар. Юлда без күргән хатын белән кыз шундыйлардан булган. Кыз үз йомышын үтәп чыгар өчен читкә талпына. Ана кеше кызына ни буласын сизеп, аны туктатырга теләп: “Кызым, борыл!” – дип аның артыннан йөгерә. Фашист ат өстеннән күреп ала да, кисәтеп тормыйча автоматтан ут ача. Колоннадан читкә атлаучыларны да шундый коточкыч үлем көткән.
Шундый авыр шартларда куып барылган, кыйналган, кимсетелгән, хөкемсез үлем көткән бу Совет кешеләренең шатлыгы искиткеч зур иде.
Биредә алар төрле яктан җыелган кешеләр: Орелдан, Брянскийдән, Людиноводан, хәттә Вязма һәм Калуга олкәләреннән дә бар. Барысы унбиш меңләп диделәр. Аларның һәр берсенең үзләренең ах-зарлары, үзләренең сораулары бар:
–Абый, Орелны алдылармы әле?
–Улым, Людиновоны алдыгызмы әле?
–Орелны ай ярым элек алдык! Людиново да бездә. Вязма, Ярцеволар да безнең кулда, – дидем мин, ул яклардан да кешеләр булуын ишетеп, – Кызыл Армия бөтен фронт буйлап алга бара.
Бу сүзләрне ишетү аларга шатлык иде күрәсең, аларның йөзләре тагын да яктыра төште, күзләре шатлыклы җемелдиләр иде. Үз ара ни турындадыр кызып-кызып сөйләшә башладылар.
–Рәхмәт инде, шатлык китергәнегез өчен!
–Сезне кунак итәргә әйберебез дә юк инде, – диде бер апа, халык арасыннан минем янга үтеп, – гаеп итмичә генә шуны алыгыз әле, улым!
–Рәхмәт, апа, безнең тамагыбыз тук, – дидем мин, аның кулында берничә кисәк сухари күреп. Ләкин алар минем сүзләрне әдәп саклап кына диеп белделәр булса кирәк, тагын да тырышып кыстый башладылар. Кай берләре кулга бирмичә, шинель кесәсенә, ияр сумкасына төртүчеләр дә бар иде. Шула арасында сөт алып килүчеләр дә бар иде. Сөт эчәргә кыстыйлар, эчмәсәң үпкәлибез диләр, эчмәсәң котелогыңа сал диләр.
Шулай сөйләшеп торган арада учак ягып ашарга пешерергә җыенучылар да күбәеп китте. Кайберләре “миндә сөт бар”, “миндә май бар”, “миндә он бар” диеп коймак пешерергә, безне коймак белән сыйлпрга җыеналар. Актык майларын, актык оннарын да безнең өчен кызганмыйлар. Һәр кем үзенең рәхмәтен үзенчә белдерә, үзенчә хөрмәт итәргә тырыша.
Кечкенә генә инеш буендагы болын өсте сабан туе кебек кайнап тора. Сөйләп тә, язып та бетергесез шатлык белән халык мәш килә. Инде кояш баерга күп калмаган. Алар немецләр кулыннан котылганнан соң, беренче ирекле кичләрен шул болында үткәрергә җыеналар. Һәр кем үз иркендә, һәр кем үз-үзенә хуҗа. Аларның каршысында автомат тоткан фашист басып тормый. Туган җиреннән, йорт-хуҗалыгыннан, туганнарыннан һәм туган иленнән аерып чит илләргә, фашист коллыгына китү куркынычы юк. Алар туган җирләренә кире кайталар. Шатлыклары чиктән тыш зур…
Аларның безне дә җибәрәселәре килми. Сорау артыннан сорау.
–Карачев ничек? Безнең өй исәнме икән?
–Немецләр Мәскәүдә озак булдылармы? Иптәш Сталин кайда?
–Абый минем абыем Армиядә иде… Шуны белмисезме?
Ниһаят старшина атын кузгатып минем янга таба килә башлады:
–Рафиков, без озак тоткаланабыз. Әйдә, кузгалырга кирәк!
–Иптәшләр, безгә китәргә кирәк! Соңга калабыз, – дидем мин, чорнап алган халыкка карап, – безне җибәрегез!
Әкеренләп, без барырга тиешле көнбатыш якка таба коридор шикелле юл ачылды. Безгә исәнлек теләп кат-кат рәхмәт әйтә башладылар.
–Хәерле юл сезгә! Немецне куыгыз!
–Исән-сау йөрегез, туганнар!
–Безне коткарган өчен ходай сезгә исәнлек бирсен! – дигән теләкләр төрле яктан яңгырадылар.
Халык арасыннан үтеп бетү белән без атларны куа башладык.
Днепр артына
Салкын февраль аеның өченче атнасы бара. Декабрьнең кыска көннәре белән чагыштырганда, көннәрнең шактый озыная башлаганы сизелә башлады. Шулай да үзенең бураннары, суыклары, аяз төннәре белән үзенекен итеп, кыш әле бирешми. Көндезләрен урман аланнарында кояш караган вакытларда, яз якынлашканы сизелсә дә, кояш түбән төшү белән, салкын төн киләсен тоеп торасың.
Гаҗәп күп солдат мәшәкатьләре белән сизелми дә калган, менә тагын бер гадәти “тыныч” сугыш көне үтеп бара. Әкеренләп кичке салкындагы сөркөмгә чорналып, кояшның зур түгәрәге агачлар артына кереп капланды. Аяз һәм суык төн килде. Урман куенына яшеренгән землянкаларның иске чиләк куеп җайлаган тәбәнәк морҗаларыннан чыккан төтеннәр кичке җилсез хавада әкеренләп урман өстенә җәелә башлады. Солдат халкы төнгә әзерләнә: киемнәрне киптерәсе, коралны чистартасы, өзек-ертыкны тегәсе, вакыт тисә хат та язып аласы, тигән кадәр ял да итәсе бар.
Көне буе хәрби бурычлар, сәгать саен килеп чыга торган мәшәкатьтләрне үтәп арыган, юешләнеп-бозланып каткан солдатлар да землянкага җыела башладылар.
Без дә атларны чистартып, ашарга-эчәргә биреп, атлар астыннан чыгарган тиресләрне алып эшләрне бетердек тә, инде кулларны юып кухнядан кичке ашны алып киләсе дә, плитә өстендә җылытып ашыйсы гына калды диеп землянкага таба юнәлдек.
Ишектән керүгә, без Утищев белән икәүләп, гадәт буенча, мич кабызу эшенә керештек. Иптәшләр чиләк белән су алып кулларын юа башладылар.
–Нишләптер бүген лейтенант күренми әле, – диде Утишев, – бу вакытта монда була торган иде.
–Бәлки кич утырырга килә торгандыр? Дөнья хәлләрен сөйләшеп утырырга килгәндә ул соңырак килә. Ике-өч көннән бирле гәзитәләр дә укыган юк.
Шул вакытта, ишек төбендә генә торган кебек, лейтенант килеп керде дә, Утишевның мичкә утын тыгып торганын күреп: